Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 март 2019, 16:01

Файдалы дәресләр исемлегеннән кайсылары төшеп калган?

Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, русиялеләр мәктәп программасындагы математика, тарих һәм урыс телен иң файдалы дәресләр дип саный. Халык фикеренчә, бу фәннәрне яхшы үзләштерү киләчәктә дә кирәк булачак.

Русиялеләр фикеренчә, иң кирәкле фәннәр:


Математика — 72 процент;


Урыс теле — 64 процент;


Тарих — 38 процент;


Физика — 33 процент;


Чит телләр — 23 процент;


Химия — 18 процент;


География — 14 процент;


Информатика — 12 процент;


Физкультура — 11 процент;


Биология — 10 процент.


Музыка, рәсем, тормыш хәвефсезлеге нигезләре һәм технология иң “файдасыз” дәресләр исемлегенә кергән.


Сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнашкан.

Читайте нас: