Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 март 2019, 12:19

Сәләтле балаларга яңа мөмкинлекләр ачыла

Русия Президенты еллык Юлламасында өстәмә белем бирү системасында миллионга якын яңа урын булдыру бурычы куйды.

Август ахырында Русиядә WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. Бу уңайдан, Русия Президенты Владимир Путин еллык Юлламасында, яшьләргә уңышлар теләп, бу уңышның эшче һөнәрләрнең, белгечләрнең абруен күтәрү өчен кирәклеген ассызыклады.

— WorldSkills хәрәкәте тәҗрибәсенә таянып, урта һөнәри белем бирүне модернизацияләүне тизләтергә, 2022 елга колледж һәм техникумнардагы 2 меңнән артык остаханәне заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк, — дип белдерде Президент.

Һөнәр белән кызыксыну, иҗат белән мавыгу балачактан ук башлана. Ил башлыгы белдерүенчә, алдагы өч елда балалар технопарклары, кванториумнар, санлы, табигый-фәнни, гуманитар үзәкләр челтәрләрен киңәйтү исәбенә өстәмә белем бирү системасында миллионга якын яңа урын булдырылачак.

— Сочидагы “Сириус” чын мәгънәсендә балалар йолдызлыгына әверелеп бара. 2024 елга илнең барлык төбәкләрендә дә аның моделенә нигезләнгән сәләтле балаларга ярдәм итү үзәкләре булдыру планлаштырылган иде. Тик мондый үзәкләр вакытыннан ике ел алда ачылырга мөмкин, — диде Владимир Путин.

Талантлы, энергияле, креатив яшьләр һәм балалар Русиянең иң көчле конкурент өстенлекләре исәбендә. Һәр студент, мәктәп укучысы үзен күрсәтә алсын өчен шәхси үсеш конкурслары һәм проектлары системасы булдырылган. Болар — “ПроеКТОриЯ”, “Минем беренче бизнесым”, “Мин — профессионал”, “Русия лидерлары” һәм башкалар.

Владимир Путин ассызыклавынча, безнең компанияләр, эшлекле берләшмәләр “Киләчәккә билет” кебек проектларга актив кушылыр, моның нәтиҗәсендә укучылар, 6нчы сыйныфтан башлап, һөнәри ориентация үтү генә түгел, предприятиеләрдә, фәнни үзәкләрдә, башка мәйданчыкларда тәҗрибә дә туплый алачак.

Президент куйган бурычлар республикада төрле проектларда гамәлгә ашырыла. Мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин ведомствоның киңәйтелгән утырышында былтыр сәләтле балалар белән эшләүне камилләштерү максатында, Сәләтле балалар һәм яшьләрне үстерү концепциясе раслануы турында белдерде. Агымдагы елның сентябрендә исә республикада Сәләтле балаларга ярдәм итү һәм үстерү төбәк үзәге оештырылырга тиеш. Әлеге вакытта анда идарә итү органы, эш тәртибе һәм ресурслар тәэминаты уйланыла.

Төбәк үзәге “Мәгариф” дәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында булдырыла. Бу юнәлешкә 211 миллион сумнан артык субсидия бүленә.
Читайте нас: