Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 февраль 2019, 18:26

Вожатыйлар кире кайтты!

Русиядә хәзер “вожатый” һөнәре рәсми рәвештә теркәлде.

Вожатыйлар өчен һөнәри стандартлар раслану турында Русиянең Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Билгеле булуынча, 2017 елдан күпчелек педагогия вузларында вожатыйлар әзерләү буенча эш башланган иде. Бүген 100дән артык югары уку йорты студентлар өчен моңа ярашлы укыту программасы куллана.

Һәр елны ял лагерена меңләгән бала юллана. Әлбәттә, берничә атна буена алар өчен вожатыйдан да якынрак кеше булмый. Ул, баланың ялын күңелле һәм хәвефсез булдыру белән бергә, аны күп нәрсәгә өйрәтергә дә тиеш.

Вожатый — укытучы да, тәрбияче дә, психолог та, оештыручы да, иҗади хезмәткәр дә ул. Шуңа да аңа карата бик югары таләпләр куела. Иң алдынгы балалар лагерена сайлап алганда вожатыйның югары педагогик белемен генә түгел, өстәмә уку үтүен дә исәпкә алалар.

Бу һөнәрне сайлаучылар Русиянең югары уку йортларында профильле уку үтә ала.
Читайте нас: