Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 февраль 2019, 13:13

Түгәрәкләрдә шөгыльләнү өчен аерым акча бүленә

Яңа уку елыннан республикада өстәмә белем бирүгә электрон сертификатлар кертелә.

— Бу яңалык түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүче балаларның санын арттырачак һәм анда шөгыльләнүчеләрнең исәбен белергә ярдәм итәчәк, — дип белдерде Мәгариф министрлыгының киңәйтелгән утырышында министр вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин.

Рәсми статистика күрсәтүенчә, бүген мәктәп укучыларының 78,5 проценты төрле өстәмә дәресләргә йөри. Бу санның дөресме-юкмы икәнлеген яңа электрон система эшли башлагач әйтергә мөмкин булачак. Ведомство җитәкчесе әйтүенчә, өстәмә белем бирүгә юнәлтелгән акчаны коммерция түгәрәкләре өчен дә тотарга мөмкин.

Ата-аналар, әлеге программага теркәлеп, онлайн-режимда баласына исәптә күпмедер акча салынган электрон документ булдыра ала. Бу сертификатны өстәмә дәресләргә, шахмат, бассейн һәм башка түгәрәкләргә түләү өчен генә кулланып була.

— Ата-аналарга электрон системада баланың кая йөриячәген билгеләргә генә кирәк булачак. Анда төбәк бюджетыннан өстәмә дәресләр өчен түләүләр юнәлтеләчәк. Әгәр бала түгәрәкне ташласа, түләүләр шунда ук туктатыла. Ә калган акчаны башка түгәрәкләр өчен тотарга мөмкин булачак, — ди мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин.

Төбәк бюджетыннан бер балага исәпләнгән сумма әлегә билгеләнмәгән. Алдагы көннәрдә бу мәсьәлә хәл ителәчәк.
Читайте нас: