Төбәкнең Мәгариф министрлыгында бу яңалык түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүче балаларның санын арттырачак, дип белдерәләр.
Рәсми статистика күрсәтүенчә, бүген мәктәп укучыларының 78,5 проценты төрле өстәмә дәресләргә йөри. Бу санның дөресме-юкмы икәнлеген яңа электрон система эшли башлагач әйтергә мөмкин булачак.
Ата-аналар, әлеге программага теркәлеп, онлайн-режимда баласына исәптә күпмедер сум акча булган электрон документ булдыра ала. Бу сертификатны өстәмә дәресләргә, шахмат, бассейн һәм башка түгәрәкләргә түләү өчен генә кулланып була.
— Ата-аналарга электрон системада баланың кая йөриячәген билгеләргә генә кирәк булачак. Анда төбәк бюджетыннан өстәмә дәресләр өчен түләүләр юнәлтеләчәк. Әгәр бала түгәрәкне ташласа, түләүләр шунда ук туктатыла. Ә калган акчаны башка түгәрәкләр өчен тотарга мөмкин булачак, — ди мәгариф министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин.