Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 февраль 2019, 16:47

Мәктәп туйдырган

Илдә укучыларның 70 проценттан күбрәге мәктәпне яратмый. “Гомумроссия халык фронты” үткәргән сораштыру барышында әнә шул ачыкланган. Белгечләр әйтүенчә, бер ел эчендә мәктәп эскәмиясен үз итүчеләр саны тагын 7 процентка кимегән. Илдәге бала­ларның 28 проценты: “Укырга яратам”, – дип белдергән. Ә калганнар?

Россия Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Любовь Духанина сүзләренә караганда, укучыларның яртысы диярлек, тәгаен әйтсәк, 48 проценты: “Мәктәптә кызыклы дәресләр бик аз”, – дигән.


Интернет, заманча тех­нологияләр заманында үскән хәзерге буынның фикер сөрешен аңлап та була кебек. Респондентларның тагын 31 проценты мәктәптә өй эш­лә­ре артык күбәеп китүдән зарланган.


Баксаң, илдәге укучы­ларның 65 процентының өй эшен башкарырга вакыты җитми икән. Әти-әниләргә дә борчылырга җирлек бар.


Сораштыруда катнашкан ба­лаларның 2 проценты, уку тәмам­лан­ган­ны көтеп тормыйча, мәк­тәптән китәргә әзер булуын белдер­гән.

Читайте нас: