Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 февраль 2019, 16:53

АЛДА БЕЗНЕ БИК КҮП ЭШЛӘР КӨТӘ

Җәмәгать эшләрендә катнашып, уеннар уйнап, җырлар җырлап үскән, пионер булган еллар күпләрнең күңелендә әлегедәй саклана. Кичәге пионерлар өлкәнәйде, әмма, алар белән сөйләшкәндә, пионер тормышы турындагы хатирәләреннән күзләре очкынланып китә.

Безнең мәктәптә "Ялкын" дружинасының пионер эше башланды, ул биш пионер отрядын берләштерә. Барлыгы 83 пионер. Һәр отряд районның күренекле шәхесе исемен йөртә. Дружинада эш беренче көннәрдән ук башланды. Беренче җыелыш пионерлар оешмасы тарихына багышланган иде, анда аның тарихи үткәне, балаларның ничек пионер законнары буенча яшәве, пионерлар оешмасының нинди роль уйнавы турында белде. Хәзерге вакытта актив пионерлар макулатура җыя.


"Яхшылык ишек шакый" дигән акциягә кушылып, кулдан бәйләнгән җылы әйбер җыеп, социаль приютта тәрбияләнүче малай һәм кызларга бүләк иттек. Бездә тимурчылык эше активлашты. Һәр ай саен дружина советы җыела, анда төрле мәсьәләләр буенча фикер алышабыз. Төп сорау: "Пионер оешмасы булырмы, юкмы?" Балалар бер тавыштан: "Булыр!" – диде. 22 гыйнварда Аркадий Гайдарның 115-еллыгын билгеләп үттек, "Тимур һәм аның командасы" фильмын карадык.


"Күп белүчеләр" уен-конкурсы бик кызыклы булды. Отрядлар пионерия турында сорауларга җавап эзләп, үз белемнәрен күрсәтте, пазл-сурәтләр җыйды, мәкальләр әйтте, сүзләр төзеде, Башкортстан, Бөек Ватан сугышы геройларының биографиясе буенча җавап эзләде. Иң яхшысы Муса Гәрәев исемендәге отряд булды. 8 февральдә уздырылган җыелыш яшь каһарман-антифашист көненә багышланган иде.


Балалар рапорт бирергә, актив эшләргә, кирәкле мәгълүмат эзләргә, хәбәрләр әзерләргә, бер-берсен тыңларга өйрәнде. Пионер үзидарсе аларга оештыру күнекмәләрен булдырырга, үз кызыксынуларын коллектив ихтыярына буйсындырырга өйрәнергә ярдәм итә.


Ләйсән Кусапкулова,

Ает урта мәктәбенең өлкән пионервожатые.
Читайте нас: