Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 февраль 2019, 18:26

Театрга йөрү мәҗбүри булачак!

Мәктәп программасына мәдәни нормативлар кертелә.

Русиянең Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары мәктәп программасына мәдәни нормативлар кертергә уйлый.

“Соңгы елларда укучыларга мәдәни тәрбия бирүгә игътибар җитмәде. Шуңа да бергәләп бик зур башлангычка тотынабыз. Бу чаралар балаларда эстетик тойгылар, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләячәк”, — ди мәгариф министры Ольга Васильева.

Һәр укучы мәктәп елларында билгеле күләмдә музейларда, театрларда, күргәзмәләрдә булырга тиеш. Шул исәптән, “Русиянең электрон мәктәбе ” платформасы ярдәмендә виртуаль танышырга да мөмкин.

“Спорт нормативларына барысы да күнегеп килә. Физкультура-спорт тәрбиясе яңадан тергезелгән кебек, мәдәни нормативлар да программага кертелергә тиеш”, — дип ассызыклый Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский.
Читайте нас: