Якты юлдан
+16 °С
Облачно
Мәгариф
12 Февраля 2019, 11:14
Мәктәптә көрәшергә дә өйрәтәчәкләр
1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә көрәш дәресе кертелә.
Башта ул сынау рәвешендә республиканың 10 мәктәбендә кертеләчәк. Бу атнасына ике сәгать каралган физкультура дәресенә өстәмә бер сәгать булачак. Әлеге башлангычны Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та хуплады.
Программага кертелгән 10 мәктәпнең яртысы — Уфада, калганнары - Сибай, Күмертау, Салават, Ишембай һәм Иглин районнарында. Яңа уку елыннан әлеге мәктәпләрдә укучылар физкультура дәресенең өченче сәгатендә көрәш белән шөгыльләнә башлаячак.
https://kiziltan.ru/obraz/18754-mktpt-krsherg-d-yrtchklr.html
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"