Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 февраль 2019, 11:25

Ничек уңышлы булырга икәнен чыгарылыш сыйныф укучылары белә

Һәркем җәмгыять өчен кирәкле һәм аның таләпләренә һәм мәнфәгатьләренә туры килгән һөнәрдә тукталырга тиеш

“Кем булырга?” дигән сорау мәктәпне тәмамлаучылар өчен бик мөһим. Иң мөһиме — югалып калмаска, дөрес юнәлеш алырга кирәк, чөнки һөнәрләр дөньясында бигрәк тә мәктәпне тәмамлаган яшь кешегә үз урынын табу кыен.

Бу хакта Аксен агросәнәгатъ колледжы директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ришат Абдулвәлиев 21 январьдән алып 31 январьгә кадәр Бишбүләк районы мәктәпләренең чыгарылыш укучылары белән очрашуда сөйләде. Очрашуда «Бишбүләк мәгълүмат-консультация үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе директоры И.В. Гатиятуллин катнашты, ул һөнәри белем алуның мөһимлеге һәм район өчен квалификацияле белгечләр кирәклеген билгеләде.

Агитбригада да катнашучылар һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында колледжда уку шартлары, белгечлекләр һәм һөнәрләр турында мәгълүмат белән уртаклашты.

Аксен агросәнәгать колледжы түбәндәге юнәлешләр буенча белгечләр әзерли: агрономия, ветеринария, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе, умартачылык, җир-милек мөнәсәбәтләре, икътисад һәм бухгалтер исәбе (тармаклар буенча), җир-милек мөнәсәбәтләре, эретеп-ябыштыручы, пешекче, кондитер, авыл хуҗалыгы җитештерү тракторчы-машинисты.

Заманча авыл хуҗалыгы — дөнья икътисадында инновацияләрнең иң эресе. Глобаль цифрлы челтәрләр һәм акыллы фермалар, генетиканың һәм селекциянең молекуляр биологиянең һәм биотехнологиянең иң яңа казанышлары — болар барысы да авыл хуҗалыгы производствосының технологик базасына әверелә. Шуңа күрә, бу шартларда бөтенләй башка дәрәҗәдәге һәм сыйфатлы белгечләр эшләргә тиешлеге ачык күренеп тора.

Надежда ХУҖӘХМӘТОВА,

Аксен агросәнәгатъ колледжы укытучысы.

Автор фотосы.
Читайте нас: