Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 февраль 2019, 12:10

Мәгариф ничек үсешәчәк?

Башкортстанда беренче мәктәп белеме форумы үтте.Уфада “Торатау” Конгресс-холлында “Мәгарифтә күтәрелеш” беренче мәктәп белеме форумы үтте. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты. Ул, шулай ук, халыкара, бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадаларда җиңүчеләргә, аларның республика Башлыгы премиясенә лаек булган педагогларына дипломнар тапшырды.

Республика җитәкчесе үзенең чыгышында мәктәпләрдә биш көнлек укытуга күчүне тәкъдим итте. Аның фикеренчә, балалар ял көннәрен гаилә белән үткәрергә тиеш. Шул ук вакытта, биш көнлек эшкә күчкәндә укытучыларның хезмәт хакы сакланачак. Азат ителүче 32 шимбәнең сигезен мәктәпкә багышларга тәкъдим итте, республика җитәкчесе.

Тармакта тагын бер мөһим юнәлеш итеп Радий Хәбиров “Мәгарифтә күтәрелеш” программасын кертергә тәкъдим итте. Әлеге проект югары сыйныф укучыларын олы тормышка төрле яклап әзерләргә ярдәм итәчәк. “Мәгарифтә күтәрелеш” проектының модульләре арасында “Руль артына утыр”, “Иркен сөйләш”, “Дөрес туклан”, “Бие”, “Спорт белән дус бул” һәм башка юнәлешләр бар.

– Бүген авыл мәктәбе турында уйларга тәкъдим итәм, – диде төбәк җитәкчесе. – Төп бурыч – авыл мәктәпләренә яшьләрне җәлеп итү. Моңа бәйле “Авыл укытучысы” программасын раслау тәкъдиме белән чыгам. Аны гамәлгә ашыру өчен – авыл укытучыларына 600 мең сумлык 100 грант бүлүгә 60 миллион сум агымдагы ел бюджетына кертелгән, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы “Мәгарифтә күтәрелеш” форумының пленар утырышында да катнашты. Анда чара кысаларында оештырылган фикер алышу мәйданчыклары вәкилләре тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. Төбәк җитәкечесе аларның күбесенең Хөкүмәткә, министрлыклар һәм ведомстволарга тәгаен йөкләмәләр булып ирештереләчәген белдерде.

Радий Хәбиров мәгариф системасын үстерү буенча эшнең яңа төрен – “Мәгариф сәгате” кертергә тәкъдим итте. Ул ике атнага бер тапкыр үткәреләчәк. Шул ук вакытта мәгариф форумнарын үткәрү тәҗрибәсе ел саен кулланылачак, аларның форматы үзгәрәчәк.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: