Якташлыкны булдыру инициаторы сүзләренчә, хәзерге вакытта МПГУда белем алучы татар студентларының исемлеген туплау һәм якташлыкның нигезләмәсен булдыру буенча эшләр алып барыла. "Туган тел көненә багышланган бәйрәмдә без университетыбызда белем алучыларны милли ризыкларыбыз белән таныштырачакбыз, иҗади номерлар күрсәтәчәкбез", - диде ул.