Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 гыйнвар 2019, 16:44

Иң бай укытучылар — Люксембургта

Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы Европа илләрендә укытучыларның хезмәт хакларын чагыштырган.Тикшеренү нәтиҗәләре буенча мәгариф өлкәсендә югары эш хаклары түләнгән илләр исемлеге төзелгән.

Беленүенчә, Люксембургта башлангыч мәктәпләр укытучылары елына 79 000 доллар эшли. Ә педагогик хезмәт ветераны шул ук унике айда 137 000 доллар акча эшли ала. Икенче урында — Швейцария, анда башлангыч мәктәптә елына — 64 000, урта мәктәптә 107 000 доллар туры килә.

Германия, Корея, Нидерланды, Австрия, Америка, Канада, Япония һәм Ирландия педагоглары да байлар исемлегендә — яхшы хезмәт хакы ала.

Мәгариф хезмәткәрләре арасында иң аз эш хакы алучылар Словакия, Чехия, Польша, Венгрия, Төркия, Греция һәм Чили кебек илләрдә булып чыккан. Мәсәлән, Словакия укытучыларының елына — 19 000, Чехиянекеләрнең — 22 000, Польшаныкылар 26 000 доллар эшләве билгеле.

Читайте нас: