Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2019, 11:47

Отличниклар — бушка, башкалар түләп ашый

Депутатлар шундый башлангыч белән чыккан.

Латвиядә Кримулдский шәһәр думасы депутатлары башлангычы җәмәгатьчелек арасында шау-шу тудырган. Алар дәүләт бюджетыннан бары тик яхшы билгеләргә генә өлгәшүче мәктәп укучыларына төшке аш өчен түләргә дигән тәкъдим белән чыккан.

Депутатлар фикеренчә, уку елы нәтиҗәләре буенча гомум өлгереш күрсәткече 7,5 баллдан да ким булмаган укучылар бушлай төшке аш ашаячак. Отличниклар өчен бу җәһәттән бюджеттан 1 евро 90 цент акча бүләргә киңәш итәләр.

Тик сәламәтлек саклау министрлыгы да, укыту сыйфатын тикшерү хезмәте дә бу башлангычны хупламый.

Җәмәгатьчелек каты тәнкыйтьләүгә карамастан, проектның бер оештыручысы отличниклар киләчәктә файданы күбрәк китерә дигән фикердә кала. Ул дәүләт “кем яхшырак укый, шуңа акчаны күбрәк түгә”, ди.


Фото: Социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: