Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 гыйнвар 2019, 13:01

Технологик үсеш яңа мөмкинлекләр ача

Яки заманча белем бирү системасы нинди булырга тиеш?“Мәктәп вакыт таләпләренә җавап бирергә тиеш, шул чагында ил дә аларга җавап бирергә әзер булачак”, — дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында. Анда, шулай ук, мөһим үзгәрешләргә бары тик технологик үсешнең алдынгы юнәлешләре буенча ирешергә мөмкинлеге аерым билгеләнде. Бу үзгәрешләр шәһәрнең алдынгы гимназия һәм лицейларында гына булырга түгел, авыл мәктәпләренә дә барып җитәргә тиеш.

Президент һәр бала заманча, сыйфатлы белем алырга тиешлегенә аерым басым ясады. Барысына да бертигез белем бирү мөмкинлеге — социаль гаделлекне тәэмин итү ил үсеше өчен мөһим ресурс булачак.

– Без сәләтле балаларга ярдәм итү системасын ныгытуны дәвам итәчәкбез. Русиянең барлык төбәкләрендә дә “Сириус”, “Кванториум” мәйданчыклары, өстәмә белем бирү һәм балалар иҗаты үзәкләренең мөмкинлекләре файдаланылырга тиеш, — диде Президент.

Талантлы, һәрвакыт һөнәри үсешкә омтылучы укытучыларга ярдәм итү, мәктәп директорлары, идарә итү кадрлары сайлап алу һәм әзерләүнең заманча, ачык системасын булдыру, һәр уку йортында санлы белем бирү мохите тудыру — болар барысы да мәгариф үсешендә яңа мөмкинлекләр ача.

Технологик үсеш яңа мөмкинлекләр ача

“Мәгариф” дәүләт проекты заманча мәктәп, укучыларның сәләтен үстерү, киләчәк укытучысы, балалы гаиләләргә ярдәм итү, санлы белем бирү мохите, “Яшь профессионаллар” хәрәкәте, һәр кеше өчен яңа мөмкинлекләр булдыру кебек юнәлешләрне үз эченә ала. Алдагы алты елда бу юнәлешләрне тормышка ашыру өчен республикага барлыгы 17,3 миллиард сум, шул исәптән, агымдагы елда 4,9 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.

Президентның “май указлары”на ярашлы, мәгариф өлкәсендә иң беренче бурычларның берсе — “Технология” һәм башка фәннәр буенча белем бирүнең эчтәлеген һәм ысулларын яңарту. Агымдагы елда республика Мәгариф министрлыгының бу өлкәдәге яңартылган өлеше 18 процент булса, 2024 елда ул 100 процентка җитәргә тиеш.

Күптән түгел Мәскәүдә узган Гайдар форумында ничек яңа технологияләрне нәтиҗәле кулланырга һәм дөрес юнәлеш сайларга, дигән сорауларга да җавап эзләделәр. Әйтергә кирәк, форумның беренче көне үк “Русия — Франция: мәгарифнең яңа технологияләре” “Forbes” һәм “Трианон” диалогы белән ачылды. Аның максаты — Русия мәктәпләренә шәхси инвесторлар җәлеп итү. Чараның модераторы Николай Усков билгеләвенчә, кеше капиталына инвестиция салу мәсьәләләре икътисади үсешкә, илдәге иминлеккә һәрвакыт йогынты ясый. Белгечләр фикеренчә, инвесторлар әлегә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары белән генә кызыксына, мәктәпләр һәм югары уку йортлары читтә кала.

Шулай итеп, ил башлыгы мәгариф системасын яңа баскычка күтәрү бурычын куйды. 2024 елга технологик үсешнең алдынгы юнәлешләрен кулланып, белем бирүдә сыйфатлы үзгәрешләргә ирешеп булыр дип өметләник.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Читайте нас: