Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 гыйнвар 2019, 15:44

Ничә градус салкында мәктәпкә бармаска ярый?

Температура -23 градус булгада авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, ә 25 градус салкын булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. 27 градус салкында шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныф, 30 градус салкында авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф, 32 градус салкында шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары мәктәпкә бармый кала ала.

Санитар нормалар буенча, кышын ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен -3 градуска кадәр салкын булганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метр булганда гына үткәрергә мөмкин. Ә өлкән сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен үткәрү температура -10 градуска кадәр, ә җилнең тизлеге секундыга 6-10 метрдан артмаганда мөмкин.


Урамда -30 градус яки аннан да түбәнрәк температура булганда, барлык укучылар да дәресләрдән азат ителергә мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.


Моннан тыш, -25 градус яки аннан да салкынрак булган очракта, балаларны мәктәп автобусларында йөртергә киңәш ителми.


//tatar-inform.tatar//
Читайте нас: