Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 гыйнвар 2019, 15:38

1нче февральгә кадәр язмышыңны хәл ит!

Урак өсләре башланмаса да, башлары каткан чак. 11нче сыйныфта укучыларны әйтүебез. Чөнки аларга чын мәгънәсендә язмышларын хәл итәргә – нинди имтиханнар тапшырасыларын төгәл билгеләргә кирәк.

Чыгарылыш сыйныф укучылары бу гаризаны 1нче февральгә кадәр мәктәпләргә тапшыра. Анда рус теле һәм математика кебек мәҗбүри имтиханнардан кала, башка предметлар буенча БДИны мөстәкыйль рәвештә сайлый. Чыгарылыш аттестациясе 14 дисциплина буенча бар.


Узган елгы чыгарылышлар гаризаны үзләре яшәгән җирлектәге мәгариф бүлекләренә тапшыра. Урта һөнәри уку йортларында белем алучылар исә гариза тапшырганда, уку йортларыннан белешмә дә таләп ителә. Анда урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерү яки бу елда аларны тәмамлау турында мәгълүмат була.


БДИ катнашучысы гариза белән бергә үзенең мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык һәм ата-анасы яки законлы вәкиленең укучы турындагы мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы да беркетелә.


Быелгы чыгарылыш укучыларына математиканың йә база, йә профиль дәрәҗәсен сайларга кирәк була. База дәрәҗәсе исә әлеге предмет аттестат алу өчен генә кирәк булган студентларга таләп ителсә, ә вузга керүчеләргә исә профиль дәрәҗәсен сайлау кирәк.

Читайте нас: