Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 гыйнвар 2019, 17:26

Уфада ана теле, шул исәптән татар теле буенча олимпиада җиңүчеләрен ачыклыйлар

Рус һәм ана телендә белем ала торган мәгариф учреждениеләреннән 200дән артык катнашучы белемнәрен сыный.

Бүген Башкортстан башкаласында ана теле, шул исәптән татар теле буенча олимпиада җиңүчеләре билгеле булачак. Бу хакта БРның Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.


Рус һәм ана телендә белем ала торган мәгариф учреждениеләреннән 200 дән артык катнашучы белемнәрен сыный. Олимпиада татар теленнән тыш, мари, удмурт, чуваш телләре буенча да уздырыла.


Олимпиада шартлары буенча, укучылар бирелгән темага инша язарга, ана теле һәм әдәбияты буенча викторинада катнашырга һәм телдән әңгәмә корырга тиеш.


Җиңүчеләрне бүген олимпиаданың ябылу тантанасында бүләкләү планлаштырыла. Соңрак алар халыкара олимпиадаларда катнаша алачак.

Читайте нас: