Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 декабрь 2018, 16:10

Ольга Васильева мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь вариантын атады

2-3 сыйныфларда укучылар өй эшен әзерләүгә – 1,5 сәгать, 4-5 сыйныфларда – 2 сәгать, 6-8 сыйныфларда 2,5 сәгать вакытын сарыф итәргә тиеш.

Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь вариантын атады.


Ведомство башлыгы искәртеп үткәнчә, беренче сыйныфта балаларга өй эшен бөтенләй бирмиләр. 2-3 сыйныфларда укучылар өй эшен әзерләүгә – 1,5 сәгать, 4-5 сыйныфларда – 2 сәгать, 6-8 сыйныфларда 2,5 сәгать вакытын сарыф итәргә тиеш. 9-11 сыйныфларда исә бу вакытның 3,5 сәгатьтән дә артмавы шарт.


Ольга Васильева шулай ук белем бирү учреждениеләрендә өйгә бирелгән эшнең эчтәлеге һәм күләме нинди булачагын нәкъ менә укытучы хәл итүен дә искәртте.


Моңа кадәр РФ мәгариф министры укытучыларны Яңа елга балаларга өй эшләрен күп бирмәскә чакырган иде.
Читайте нас: