Сабыйларның кечкенәдән сәләтен үстерү турында сүз чыкканда, гадәттә, әти-әниләрнең фикере икегә бүленә. Берәүләр, чит телләр өйрәтеп, яңа шөгыльләр кертүне хупламый. Андыйлар, балаларның балачагын урламасыннар, башларын катырмасыннар, ди. Янәсе, рәхәтләнеп уйнап калсыннар. Бакчаларда уен җитми дип уйлаучылар да аз түгел. Икенчеләрнең исә газизләрен кечкенәдән үк даһи итәсе килә. Бүген “институт бетереп туган” балалары күпне өйрәнергә сәләтле дип саныйлар. Шуңа күрә бу төр әти-әниләр яңалыкларга каршы түгел. Тик бүген телефон, планшет бакчада да проблемага әйләнде бугай.