Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 декабрь 2018, 18:44

Мәктәпнең спорт залы үзгәрде

Кыңгыр-Мәнәвез авылы урта мәктәбе укучылары hәм укытучылары өчен спорт залын күптән түгел тәмамланган капиталь ремонт Яңа ел бүләге булды. Биредә физик культура дәресләре үткәрелә, тиздән Яңа ел чыршысы кабыначак.

Спортзалга ремонтны Гарегин Вардикян җитәкчелегендәге «Комплексстрой» җәмгыятенең төзелеш бригадасы үткәргән. Идәннәрне тулысынча алыштырдылар, стеналарны буядылар hәм түшәмен агарттылар. Төзүчеләр яңа ишекләр, малайлар hәм кызлар өчен аерым җылы бәдрәф, киенү бүлмәсе, душ кабинасы урнаштырдылар. Акча 2013-2020 елларга «Мәгариф үсеше» дәүләт программасы кысаларында авыл җирлегендә урнашкан гомуми белем бирү мәктәпләрендә физик культура hәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру программасы буенча, шулай ук район бюджетыннан бирелде.


Владимир Смолов.
Читайте нас: