Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 декабрь 2018, 11:34

Мәктәп белем биреп җиткермиме?

Башкортстанның мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хаҗин мәктәпләрдә репетиторлык күренеше белән көрәшергә ниятли.

Бу укытучының дәрестә аңлы рәвештә бөтен белемне бетермәве, шуның аркасында өстәмә шөгыльләнүгә кагыла.


– Баланың мәктәптә укыганнан соң репетитор белән шөгыльләнүе аптырашта калдыра. Мин мондый системага каршымын. Бездә укытучылар белем бирү программасын тулысынча тормышка ашырырга тиеш, моның өчен эш хакы түләнә. Әгәр шундый очраклар туа икән, ата-аналардан юнәлешле мәгариф органнарына мөрәҗәгать итүне үтенәм, – диде Айбулат Хаҗин.


Аз комплектлы мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнгәндә онлайн-курс рәвешендә бушлай ярдәм күрсәтеләчәк.

Читайте нас: