Якты юлдан
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләт
21 июль 2021, 14:30

Чикагода беренче тапкыр Сабан туе узачак

Чикаго татарлары оешмасы җитәкчесе Айгөл Тимчишин һәм Чикагода яшәүче татар кызы Эльвира Шварц беренче тапкыр Американың Чикаго шәһәрендә Сабантуй оештыра.

Чикагода беренче тапкыр Сабан туе узачак
Чикагода беренче тапкыр Сабан туе узачак

«28 август 12.00 сәгатьтә Чикаго шәһәре янында Сабантуй бәйрәме узачак. Кайбер татар дусларыбызның гаиләләрендә чит милләт кешеләре дә бар. Шулай ук, Украина, Беларусь, Молдова, АКШ дусларыбыз да Сабантуйга киләчәк. Пандемия буенча чикләүләр булмаса, барлык кешене чакырып калырбыз», — диде Айгөл Тимчишин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Айгөл сүзләренчә, Чикагода татарлар белән соңгы очрашу майда узган. «Татарлар чәкчәк, бәлеш, кыстыбый, пәрәмәч, пирог, кош теле һ.б. милли ризыклар алып килде. Җырлап-биеп, аралашып алдык, Сабантуй уеннарын үткәрдек. Шулчак, Сабантуйны үткәрү тәкъдимен барысы да хуплап алды. Оештыру эшләрендә ярдәм итәргә әзер булучылар күп җыелды», — ди ул.

Оештыручы әйтүенчә, Чикагода бердәм, дус-тату татарлар — кимендә җитмеш татар кешесе яши. Сабантуйны милли рухта — татар көйләре, биюләре, җырлары һәм уеннары белән үткәрергә ниятлиләр.

«Америкага күченгәч, күңелгә Сабантуй бәйрәме җитмәде. 2019 елда Татар китап оешмасын ясаганнан соң, җыеннар һәм очрашулар үткәрә башладык. Килүчеләр байтак, шуннан чыгып, Чикагода татарларның күпләп яшәгәнен аңлап алдык», — диде Айгөл Тимчишин.

Оештыручыларга фейсбук һәм инстаграм социаль челтәрләрендә бергәләп танышасы-аралашасы килә, дип язучы милләттәшләр булган. «Шулай итеп, Чикагодагы татарлар белән бер уй — Сабантуй үткәрү уе белән яшәдек», — ди алар.

«Үзбәкстан, Казахстан, Татарстан һәм Башкортстаннан килгән милләттәшләребез татарлыкларын онытмый. Кайберләре татарча сөйләшми, чөнки гаиләләрендә туган телдә аралашу булмаган. Әмма без татарча аралашканда рәхәтләнеп тыңлыйлар, күбрәк татар сөйләмен ишетергә теләүләрен әйттеләр. Балаларын да милли гореф-гадәтләре белән таныштыралар», — диде Айгөл Тимчишин.

Чыганак һәм фото: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/chikagoda-berenche-tapkyr-saban-tue-uzachak

 

Чикагода беренче тапкыр Сабан туе узачак
Чикагода беренче тапкыр Сабан туе узачак
Автор:
Читайте нас: