Якты юлдан
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләт
24 март 2021, 11:05

Фитр сәдакасының күләме күпме?

Тагын 21 көннән мөселман дөньясы Рамазан аена аяк басачак.

Диния нәзарәтенең голамәләре һәм казыйлары якынлашып килүче Рамазан аена кагылышлы иң мөһим карарларны кабул итте:
*Беренче тәравих намазы 12 апрель көнне укылачак.
*Ураза гаете 13 май көнне бәйрәм ителәчәк.
* Тәравих намазлары 20 шәр рәкәгать итеп укырга тәкъдим ителә.
* Зәкят түләү өчен нисабның күләме (алтын буенча) – 310 мең дип билгеләнде.
* Фитр сәдакасының нисабы – 36 мең (көмеш буенча).
* Фитр сәдакасының күләме – 100 сум (арпа белән), 700 сум (йөзем белән).
* Фидиянең күләме – 200 сум (1 көнгә).
Аллаһы Тәгалә гомерләребезне, исәнлек-саулыгыбызны биреп, Уразаларны исән-имин тотып чыгарга насыйп итсен!
Читайте нас: