Башкортстан башкаласында «Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе» V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы башланды.
Ике көнлек Форум программасы үз эченә туган якны өйрәнү мәсьәләләре буенча фәнни-методик семинарны, Форум секцияләре эшен, пленар утырышны ала. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумның беренче көнендә исә Башкортстан Республикасы, Идел-Урал һәм Себер төбәкләре галимнәре тарафыннан нәшер ителгән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Чараның модераторы булып Татарстан туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов торды. Биредә китап авторлары үзләре чыгыш ясады. Омск өлкәсеннән Наилә Галееваның Тайчы авылы турында хезмәте («Тайчи. История таёжной деревни») аеруча зур игътибарга лаек булды.
Билгеле булганча, бүгенге көндә торак пунктта 500гә якын кеше яши. Авыл халкының барысы да татар телен камил белә. Автор белдергәнчә, китап туган як тарихы турында фәнни әдәбиятны өйрәнү нәтиҗәсендә туды.