Якты юлдан
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Милләт
11 март 2021, 12:50

Бишбүләк районында "Без төрле, Без бергә!" акциясе узды

9 мартта Милләтләр бердәмлеге көне билгеләп үтелде.

Районның гомуми белем бирү мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләрендә һәм класстан тыш чараларда «Халыклар дуслыгында - Россия бердәмлеге!» дигән темага әңгәмәләр үтте. Аерым билгеләп үтелгәнчә, Россия - бердәм күпмилләтле дәүләт. Аның территориясендә яшәүче барлык республикалар һәм халыклар бертигез. Һәр халык үз динен, телен, үз тарихын һәм үзенчәлекле мәдәниятен саклап калырга хокуклы. Иң мөһиме - укучылар күпмилләтле Россия халкының иң мөһим рухи традицияләренең берсе - күпгасырлык дуслык икәнен белде.

«Вектор» яшьләр үзәге хезмәткәрләре әлеге акциягә махсус төсле һәм эчтәлекле буклетлар әзерләделәр. Бу көнне алар район үзәгенең җәмәгать урыннары һәм урамнары буйлап уздылар һәм теләгән һәркемгә бүләк буклетлары тәкъдим иттеләр, безнең районда биш милләт вәкиленең: башкортлар, татарлар, чуашлар, руслар һәм мордваларның ничек яшәве турында үз фикерләрен белдерергә дә кирәк иде. Әлбәттә, дус һәм тату, дип җавап бирделәр.

Владимир СМОЛОВ.
Фотолар «Вектор» яшьләр үзәге сайтыннан.
Читайте нас: