Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләт
4 март 2021, 11:35

«Хатын-кыз — милләт анасы»

2 март көнне без искиткеч чарада булдык. Конгресс-холлның концерт залында «Милләт анасы»республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурста иң актив хатын-кызлар, инициативалы профессионаллар катнашты. Республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән, башкортлар яшәгән Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән меңнән артык хатын-кыз җыелды.

Фойеда матур күргәзмә оештырылган. Монда ни генә юк! Башкорт халык ашлары, хатын-кыз әйберләре, бәйләнгән, үрелгән кул эшләре, сугылган һәм киездән эшләнгән паласлар, челтәр шәлләр. Милли киемнәрдә башкорт, татар, чуваш, рус хатын-кызлары елмая, бер-берсен сәламли, фотога төшә.

Менә түгәрәк залга чакырдылар. Кергәч, ут сүнде. Домбра көе астында кобаерлар әйтүче халык чәчәниясе Розалия Сәлимгәрәева үзенчәлекле милли костюмда зал үзәгенә үтте. Без барыбыз да аны аягүрә басып сәламләдек, ул сөйли башлады, һәм без барыбыз да аның артыннан: «Халыкка тугры хезмәт итәчәкбез, җир һәм суны хөрмәт итәчәкбез, балаларыбызны лаеклы тәрбияләячәкбез», - дип кабатладык. Бу искиткеч минутлар иде. Аннары сүз конкурс проектының авторы һәм оештыручысы Гөлнур Колсарина алды. Ул конкурс инде бишенче тапкыр уздырыла, ул халыкка бик ошый, һәм барысы да анда катнашырга тели, диде. Ул хәзер конкурска республика халкы гына түгел, бөтен Россия һәм БДБ илләреннән башкорт хатын-кызлар да кушыла, дип сөйләде. Оештыручыларга зур рәхмәт. "Көн буе, ялсыз эшлисез. Дан сезгә, Милләт Аналарына", - диде ул, сүзен йомгаклап.

Шунда ук Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәренең татар хатын-кызлары оешмасы белән килешүгә кул куелды.

Буфетта ашап алгач, концерт залына кердек. Бүләкләү төрле номинацияләр буенча башланды. Болар - Валентина Петровна Павлова "Күп балалы ана" номинациясендә, Елена Ивановна Андреева "Өлкән буын анасы" номинациясендә, Әлфия Габдулла кызы Инсапова "Өлкән буын анасы" номинациясендә, Римма Ришат кызы Нәфыйкова "Хатын-кыз-мәдәният" номинациясендә, Эльвира Илдус кызы Тикшаева "Иң яшь җәмәгатьче" номинациясендә билгеләнде.

Һәр номинациядә өчәр җиңүче булды, безнең районнан Эльвира Тикшаева «Иң яшь җәмәгатьче» номинациясендә җиңеп диплом һәм электр иттарткычы алды. Калганнарга финалист дипломнары тапшырылды. 15 хатын-кыз «Милләт анасы» медале белән бүләкләнде. Бүләкләү арасында искиткеч концерт номерлары күрсәтелде, зал матур итеп бизәлгән иде. Без барыбыз да күтәренке кәеф белән кайтып киттек. Катнашучыларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар телибез. Киләчәктә алар шундый ук актив тормыш алып барсыннар, яңа үрләр яуласыннар.

Миләүшә ХӨСНЕТДИНОВА,
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Башкортстан региональ бүлегенең Бишбүләк районында башкарма секретаре.
Автор фотосы.
Читайте нас: