Якты юлдан
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Милләт
10 февраль 2021, 18:25
Тарихчы Илнар Гарифуллин: «Башкортстан — татар милләтенең икенче аягы»
Татарлар башка төбәкләрдә дә яши, ләкин Башкортстан — татарлар үз милләтен, телен саклап төпләп яшәгән төбәк ул, ди тарихчы.
Башкортстан — татар милләтенең икенче аягы, дигән фикерен әйтте тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин.
«Татарлар күп төбәкләрдә яши, ләкин Башкортстан — татарлар үз милләтен, телен саклап, төпләнеп яшәгән төбәк. Башкортстан — татар милләтенең үзәге, икенче аягы. Татарларның бер аягы Татарстан булса, икенчесе — Башкортстан. Татар халкы бер аяксыз, ягъни Башкортстансыз калса, татар милләтенең киләчәге булмый. Хәзер без моны аңлый башладык», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Илнар Гарифуллин сүзләренчә, Башкортстандагы татарлар җанисәптә үз милләтен күрсәтергә тиеш.
«Без татар өчен көрәшергә тиеш. Башкортстанда халык теләсә дә, теләмәсә дә җанисәптә башкорт була. Бу кеше хокукларын боза. Башта бу проблемага Татарстанда ирония белән, мәзәккә караган кебек карадылар. Хәзер җанисәп алдыннан беренче тапкыр бу проблемага игътибар артты. Безнең саныбыз болай да кимеп бара. Татарларны югалтканны аңладык», — диде тарихчы.
https://intertat.tatar/news/kadak/10-02-2021/tarihchy-ilnar-garifullin-bashkortstan-tatar-mill-tene-ikenche-ayagy-5805280
Фото:
https://sun9-72.userapi.com
Читайте нас:
Новости партнеров
Ҡыш ҡасан килә?
Уфимский лимонарий – точка притяжения туристов со всех концов России
Балтачлар аккошлар гаиләсе өчен борчыла