Якты юлдан
+9 °С
Ясно
Милләт
22 Января 2021, 13:00

Уфада «ТАТАR dress» милли киемнәр күргәзмәсе эшли

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Уфа шәһәрендәге «Башкирия Лайфстайл» үзәгендә эшли торган «ТАТАR dress» милли киемнәр күргәзмәсе белән танышты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әлеге күргәзмәне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге оештырган. Ул 2020 елның 2 декабрендә ачылды. Проектның авторы — актив милләттәшләребезнең берсе Гөлшат Сафина, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.
Фотоларда унтугызынчы гасырга караган милли киемнәрне Башкортстанда яшәүче татар блогерлары тәкъдим итә. Күргәзмәнең максаты — татар мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, милли киемнәребезне популярлаштыру.
https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/22-01-2021/ufada-tatar-dress-milli-kiemn-r-k-rg-zm-se-eshli-5800876
Читайте нас