Якты юлдан
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләт
21 гыйнвар 2021, 13:05

Васил Шәйхразиев Уфада Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышачак

Уфада Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышачаклар. Бүген Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» милли советы рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан башкаласына эшлекле сәфәр белән килде.

«Уфада мин безнең милли автономия һәм үзәк җитәкчеләре белән очрашырга планлаштырам. Очрашуда төп мәсьәлә Татар халкының үсеш стратегиясе хакында булачак», — дип, үз планнары белән уртаклашты Васил Шәйхразиев. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге хәбәр итә.
Аэропортта Шәйхразиевны Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге рәисе Альфред Дәүләтшин каршы алды.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге
Читайте нас: