Якты юлдан
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Милләт
15 гыйнвар 2021, 12:25

Ясалма интеллект башкортча иҗат иткән шигырьләр китабы чыккан

Мәскәү башкортлары корылтае Борис Ореховның «Мин шиғриәт үҙе... Компьютер шиғырҙар» нейропоэзия китабын тәкъдим итү чарасына чакыра. Башкорт теле илдә нейропоэзия китабы чыккан икенче (рус теленнән соң) тел булып тора. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Китапта ясалма интеллект, нейрочелтәр иҗат иткән шигырьләр тупланган. Борис Орехов башкорт телендә шигырьләр төзү өчен кыска вакытлы хәтере озын булган нейрочелтәр моделен кулланган, диелә хәбәрдә.
Тәкъдим итү онлайн форматта 21 гыйнварда 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты) була.
Нейрочелтәр ясау һәм аңа укыту галимнәр һәм инженерлар эшчәнлегенең алдынгы юнәлешләренең берсе булып тора. Нейрочелтәр видеоны камилләштерә, кешенең йөзенә карап хисләрне таный, үз-үзеңне тотышыңны алдан әйтә, Twitter язмалары буенча үлемне һәм чирләр таралачагын фаразлый һәм башкаларны эшли ала.
Читайте нас: