Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләт
16 декабрь 2020, 11:35

Ләйлә Фатих кызы Кәримова истәлегенә

Безнең тормышыбыз бик тиз үтә, һәм аны алдан фаразлап булмый икән.

Ләйлә Фатих кызының безнең арабыздан тыныч кына һәм һич көтмәгәдә китүенә менә 40 көн инде. Гомер буе аны белгән, аның белән аралашкан һәркемне бу хәбәр тетрәндергән. Өлкән яшьтә булуына карамастан, аның яңа идеяләре, планнары күп иде, әти-әнисе Фатих Кәрим һәм Кадрия Ишукованың тормыш-көнкүрешен һәм иҗатын тикшерүдә яңа мәгълүматлар табуын дәвам итте. Аның һәр интервьюсы, чыгышы гади кебек тоелса да, һәрвакытта да йөрәккә үтеп керерлек, дулкынландыргыч, күз яшьләрен чыгарырлык иде. Өлкән кеше булсынмы ул, мәктәп һәм яшүсмер яшендәге баламы, беркемне дә битараф калдырмады.
Ләйлә Фатих кызы безнең хәтердә зыялы, югары белемле, принципиаль гадел һәм шул ук вакытта матур күңелле, шәфкатьле, олы хәрефтән, нәкъ менә хәзер һәм шушы урында игътибар күрсәтергә һәм ярдәм итәргә әзер Кеше иде.
Ул, тормыш юлындагы күп кенә кыенлыкларга карамастан, югары гражданлык позицияле, тормышка үз карашы булган, үз Ватанын яраткан, дуслыкка тугры, икейөзлелекне, игътибарсызлыкны, ялкаулыкны кабул итми торган әти-әнисенең лаеклы кызы булды.
Ләйлә Фатих кызы Казанда туган, ләкин ул Башкортстанның, әтисе Фатих Кәримнең туган ягы Ает авылының лаеклы кызы дип әйтү дә артык булмас. Ул һәрвакыт зур дулкынлану белән Дим буена кайтты, чөнки бу аның өчен әтисенең балачагына һәм яшьлек елларына кайту иде.
Ләйлә Фатих кызы гомере буе әти-әнисенең кыска, фаҗигале тормыш юлы, вакытсыз, сугыш вакытында иҗади юлының иң чәчәк аткан әтисенең гомере өзелүен бик авыр кичерде. Күрәсең, ул газапланып арыган иде, әмма соңгы сәгатькә кадәр Ләйлә Фатих кызы эшләде, үлем минуты да аңа кулларында дәфтәре һәм каләм белән юлыкты.
Сүз ахырында Ает, Бишбүләк районы халкы каршында, аларның Кәримовлар турындагы истәлекләре өчен, Сәламәтлек, Көч, Позитив һәм Иминлек теләп, баш иябез.
Ләйлә Фатих кызының Кәримованың улы Артем Кәримов. Ләйлә Фатих кызы Кәримованың туганы Нигъмәтуллин Тимербәк Газиз улының тормыш иптәше, уллары, оныклары
Казан, Уфа шәһәрләре.
Читайте нас: