Якты юлдан
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләт
15 декабрь 2020, 13:45

“Татар авылы - 2020” конкурсы узды

Быел яз аенда Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан “Татар авылы-2020” дип исемләнгән конкурс оештырылды.

Аның максаты — татар авылларын, андагы уңган, булган кешеләрне барлау иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Гран-при алган авылга барып, татар эстрадасы артистлары катнашында зур концерт оештыру, җиңүчеләрне бүләкләү планлаштырылган булган. Тик дөнья буйлап таралган пандемия безнең тормышка үз планнарын кертте. Илдәге санитар-эпидемиалогик хәлне истә тотып, бүләкләүне 22 декабрьдә Казанда оештырачаклар.
Конкурска эшләр Төмән, Пенза, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь, Ставрополь крайлары, Удмуртия, Мари Эл, Башкортстан, Чувашия республикалары, Төркия, Татарстаннан — Саба, Сарман, Апас, Мамадыш, Балтач, Балык Бистәсе, Әтнә, Актаныш һ.б районнардан килгән. Кыскасы, барлыгы Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400 дән якын кеше катнашкан.
Читайте нас: