Якты юлдан
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Милләт
12 ноябрь 2020, 16:40

Беренче нәтиҗәләр ясалды

Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2020 елның сентябреннән декабренә кадәр Башкортстан Республикасы мәгариф оешмаларында дистацион форматта укучылар арасында Башкорт елына багышланган муниципальара фәнни-практик конференцияләр оештырылды.

Муниципальара зоналарга бүленү күп санда катнашучыларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, алар дистанцион форматта дүрт юнәлеш буенча үзләренең тикшеренү эшләрен җибәрде: «Башкорт теле — ата-бабаларым теле», «Минем шәҗәрәм», «Башкорт халкының күренекле шәхесләре - минем районда туып-үсүчеләр», «Туган як топонимикасы».
Шулай, 2020 елның сентябреннән октябрь аена кадәр Аскын, Бакалы, Балтач, Белокатай, Бөре, Благовещен, Бүздәк, Борай, Дуван, Дүртөйле, Иглин, Илеш, Калтасы, Караидел, Кыйгы, Краснокама, Кушнаренко, Мәчетле, Мишкә, Нуриман, Салават, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Чакмагыш, Чишмә, Шаран, Яңавыл районнары, Агыйдел, Нефтекама, Октябрьский һәм Уфа шәһәрләреннән килгән катнашучыларның эшләре тикшерелде. Ноябрьдән декабрьгә кадәр республиканың башка районнары һәм шәһәрләренең эшләре кабул ителә.
Фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләргә һәм призерларга Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
"Башинформ" МА.
Читайте нас: