Якты юлдан
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Медицина
15 сентябрь 2020, 17:00

Кемнәргә прививканы бушлай ясыйлар?

Вакцинация буенча актуаль сораулар һәм аларга җаваплар.

Нигә уколны хәзер үк эшләтергә кирәк?
Эпидемия сезоны якынлашкан саен, авыру ихтималы да арта. Иммунитет инъекциядән соң ике атна узгач ясала башлый, ә тулы көченә бер айдан керә һәм бер елга кадәр дәвам итә. Шуңа күрә прививканы ел саен, ноябрь башланганчы эшләргә кирәк.

Вакцинадан соң авырып китү очраклары бармы?
Юк. Әгәр дә сез прививкадан соң авырып киткәнсез икән, бу башка вирус инфекциясе белән "очрашу" нәтиҗәсе. Яки сез иммунитет ясалып өлгергәнче үк грипп вирусын эләктергәнсез.

Балага минем рөхсәттән башка прививка ясый алалармы?
Юк, алмыйлар. Закон буенча, балигъ булмаган балага прививка эшләү өчен әтисенең, я әнисенең язма рәвештә ризалык белдерүе кирәк.
Кемгә бушлай прививка эшлиләр?
Алты айдан зуррак сабыйларга, укучыларга, студентларга, медицина һәм мәгариф системасында эшләүчеләргә, йөкле хатыннарга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, призывникларга, хроник авырулары булганнарга.
Кемгә прививка эшләтүдән тыелып торырга кирәк?
Тавык йомыркасы агына яки препарат компонентларына аллергия булган кешеләргә, алты ае да тулмаган сабыйларга прививка эшләтергә кирәкми. Шулай ук хроник чирләрегез көчәйгән чагында, авырып килгәнегезне сизгән очракта (башыгыз авырта, җиңелчә танавыгыз тыгыла, буыннар сызлый) прививка эшләтүне 2-4 атнага кичектерергә кирәк.
https://kamatannari.rbsmi.ru
Читайте нас: