Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Медицина
20 апрель 2020, 15:30

Дәваханә үзенчәлекле формада төзелә

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутинУфа янындагы Зубово авылында төзелә торган клиник-диагностика үзәге, курай чәчкәсе формасында булачак, ди проект архитекторы Андрей Стариков.

- Бу проектта без “дәвалаучы архитектура” төшенчәсен тормышка ашырырга тырыштык. Архитектура ярдәмендә, без килгән пациентларның стресс дәрәҗәсен киметергә, нәкъ менә бу учреждениедә кирәкле ярдәм алачакларын, хәзерге вакытта медицинадагы барлык казанышлар монда тупланганын күрсәтергә теләдек. Курай ул безнең республика символы булып тора. Төзелеш башланыр алдыннан бу турыда без табиблар белән дә киңәшләштек, - ди проект архитекторы Андрей Стариков.
Хәзерге вакытта төзүчеләр табиблар өчен тулай торак биналарын җыюны тәмамлыйлар. Алар әзер рамнардан модульле технология кулланып җыялар. Гомумән, бу медицина учреждениесе барлык санитар стандартларга һәм йогышлы авырулар больницаларына кагыла торган кагыйдәләргә туры киләчәк. Анда 100 палата булачак, шуларның 82 аерым бокслар һәм 18 реанимация бүлмәләре. Әлеге бина дистә еллар хезмәт итә ала. Җитештерүче аңа 50 ел гарантия бирә. Вакытлыча клиник диагностик үзәкнең төзелеп, рәсми тапшырылу көне 25 июнь. Ләкин төзүчеләр объектны графиктан бер ай алдан, 25 майга тапшырырга уйлыйлар.
Медицина учреждениеләре төзү ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында башкарыла.
https://kamatannari.rbsmi.ru
Читайте нас: