Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Медицина
25 март 2020, 18:35

Ис тоймасаң да – карантинга

Табиблар коронавирусның көтелмәгән симптомын атаган. Британия оториноларингология ассоциациясе коронавирусның гадәти булмаган симптомы турында хәбәр итә.

COVID-19 авыруында ис тою югала, дип хәбәр итәләр. Табиблар төрле илләрдән коронавируслы пациентларның торышын анализлап, шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Германиядә, мәсәлән, мондый күренеш чир йоктырган өч кешенең икесендә күзәтелгән. Күп кенә пациентлар коронавирус йоктыруның башка симптомнары булмаган очракта ис тою югалуны бердәнбер симптом булып торуын хәбәр итәләр.
Югары температура, ютәлләү баштарак күзәтелмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә галимнәр ис тоймаучы кешеләрне дә, чирләүчеләр санын киметү өчен, җиде көнлек карантинга җибәрергә кирәк, дип белдерә.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/is-toymasa-da-karantinga
Читайте нас: