Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Медицина
3 март 2020, 12:10

Ярымфиналга 9 табиб чыккан

“Русия – мөмкинлекләр иле” президент платформасының ярымфиналы Мәскәүнең Красная Пресняда урнашкан Экспоүзәгендә 1 мартта башланып китте.

Идарәчеләр конкурсына Русиянең барлык төбәкләреннән 9 меңнән артык заявка килгән. Дистанцион этап һәм контроль тестлар нәтиҗәсендә ярымфиналга 54 төбәктән 237 катнашучы чыккан.
Конкурста Башкортстаннан Богдан Олейник (Республика кардиология үзәге), Рөстәм Латыйпов (Учалы шәһәр үзәк дәваханәсе), Денис Җиһаншин (Уфаның 5 санлы дәваханәсе), Артем Изосимов (БДМУ), Глеб Глебов (Дим бистәсендәге шәһәр клиник дәваханәсе), Гөлнара Идрисова (Республика кардиология үзәге), Алексей Байдалин (Республика клиник перинаталь үзәге), Алексей Кобяков (БР буенча Гигиена һәм эпидемиология үзәге), Динар Габдрахманов (“Ана һәм бала” клиник госпитале) чыгыш ясыйлар.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Yarimfinalga-9-tabib-chikkan-146847/
Читайте нас: