Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Медицина
4 февраль 2020, 10:35

Республиканың балалар поликлиникалары сакчыл булачак

#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин2020 ел ахырына республиканың барлык балалар поликлиникалары сакчыл булырга тиеш.

Сәламәтлек саклау министрлыгында узган киңәшмәдә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычы белән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектында катнашу турында сөйләделәр. Барлык балалар поликлиникаларын сакчыл режимга күчерүдән тыш, кечкенә пациентларның һәм аларның ата-аналарының вакытларын экономияли торган тагын берничә чара күреләчәк.

- “Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш” төбәк проектын гамәлгә ашыру максатларында төбәк кан тамырлары үзәкләрен һәм беренчел кан тамырлары бүлекләрен заманча медицина җиһазлары белән тәэмин итү дәвам итәчәк, - дип хәбәр итте министр урынбасары Динара Еникеева. - “Онкология авырулары белән көрәш” проекты кысаларында онкодиспансер һәм амбулатор онкология ярдәме үзәгенең дүрт бүлекчәсе яңа җиһазлар алачак.

Медицина җиһазлары балалар поликлиникаларына да кайтарылачак, шул исәптән сигез рентген аппараты сатып алыначак һәм урнаштырылачак, Республика клиник балалар дәваханәсенә һәм 17нче шәһәр балалар дәваханәсе өчен ике МРТ аппараты куелачак. 4нче һәм 5нче балалар поликлиникаларында, шулай ук Сибайның үзәк шәһәр дәваханәсендә капиталь ремонт планлаштырылган.

2020 елда мәгълүматларны эшкәртү үзәгенең серверлы куәтләрен киңәйтү, медицина персоналын автоматлаштырылган эш урыннары белән тәэмин итү һәм медицина оешмаларын җиһазландыру, шул исәптән ФАПлар, мәгълүмати-телекоммуникация җайланмалары белән тәэмин итү чаралары дәвам итәчәк.
https://kiziltan.rbsmi.ru



Читайте нас: