Якты юлдан
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Медицина
3 февраль 2020, 13:10

Онкологик чирлеләр регистры. Ул нинди булыр?

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы онкологик пациентлар регистрын булдыруны төгәлләп килә.

Ведомство җитәкчесе Михаил Мурашко әйтүенчә, регистр илнең барлык пациентларына бердәм базада булырга һәм дәвалау этапларын күзәтеп барырга мөмкинлек бирәчәк.
“Быел без яңа программа продуктын булдыруны төгәлләргә тиешбез - ул барлык пациентларга бер базада булырга, дәвалау этапларын, пациентның маршрутын контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Бу - үзенә күрә пациентны дәвалау этапларын һәм нәтиҗәсен автоматлаштырылган контрольдә тоту”, - диде Михаил Мурашко.
Министр билгеләвенчә, дәүләтнең авырулар белән көрәш буенча барлык тырышлыгына карамастан, пациентның үзенең дә эчке җаваплылык хисе үсешкән, медицина тикшерүе үтәргә теләге булырга тиеш.
Мурашко “Сәламәтлек саклау” милли проекты буенча 2020 елда онкологик чирлеләрне дәвалау буенча финанслау күләме артты дип билгеләде.
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: