Якты юлдан
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Медицина
30 гыйнвар 2020, 12:05

Квоталар арттырыла

РФ президенты Владимир Путин Русия хөкүмәтенә “Дәвалау эше” һәм “Педиатрия” белгечлекләре буенча максатлы укырга кабул итү квоталарын ел саен булдыруны тәэмин итәргә кушты.

“Югары белем бирүнең “Дәвалау эше” һәм “Педиатрия” белгечлекләре буенча специалитет программалары кебек шуңа ярашлы 70 һәм 75 процент күләмендә, һәм шулай ук дефицит белгечлекләр буенча 100 процентка кадәрле ординатура программасына укырга кабул итүнең һәр еллык квотасын билгеләүне тәэмин итәргә”,— диелә президент белдерүендә.
Боерыкның үтәлеше турындагы доклад 2020 елның 1 октябренә кадәр әзер булырга тиеш. Арытаба — ел саен.
https://kamatannari.rbsmi.ru
Читайте нас: