Якты юлдан
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Медицина
20 гыйнвар 2020, 00:20

ДАРУЛАРГА ТОТКАН АКЧАНЫҢ БЕР ӨЛЕШЕН КАЙТАРЫРГА МӨМКИН

2020 елдан башлап Русиядә яшәүчеләр үзләре сатып алган барлык дарулар өчен дә салым вычеты алырга хокуклы.

Дөрес, әлегә кадәр дә сатып алынган дарулар өчен салым чигерүе (вычет) каралган иде. Ләкин моның өчен даруларның РФ Хөкүмәте карары белән расланган исемлеккә керүе кирәк иде. Ә хәзер бу мөмкинлек табиб язуы буенча алынган барлык даруларга да каралган.
Тиешле үзгәрешләр 17 нче гыйнвардагы федераль закон белән ныгытылды һәм 2019 елгы салым чорыннан гамәлгә керә.
Социаль салым вычетының күләме үзгәрешсез кала – 120 мең сум. Бу суммага шулай ук уку өчен, кавлификация күтәргән өчен түләүләр, медицина хезмәтләре керә.
Вычетны 2 төрле юл белән алып була. Беренчесе – ел беткәч дару алуны раслаучы документлар белән бергә 3-НДФЛ декларация тапшырып.
Икенчесе – үзеңә эш бирүчедән ел дәвамында алырга. Моның өчен салым органыннан сезгә салым вычеты тиешлеген раслаучы язу алып, аны эш бухгалтериясенә тапшырырга кирәк. Шулай иткәндә, сез үзегезгә тиешле салым чигерүен алып бетергәнче бухгалтерия салым тотып калмыйча торачак.
Хокукыгызны раслаучы документ дигәндә, рецепт бланкы, касса чеклары, ордерлары, түләү турындагы поручениеләр күз уңында тотыла.
Шундый мөмкинлек бирелә икән, файдаланырга онытмагыз! Без болай да күп очракта үзебезнең хокукларыбызны белеп бетермибез.
Таза –сау булыгыз, дуслар!
https://avyl-tormyshy.rbsmi.ru
Читайте нас: