Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Медицина
14 гыйнвар 2020, 11:25

Онкология диспансеры төзүгә акча бүленә

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Саулык саклауны үстерү" милли проекты чикләрендә республикага клиник онкология диспансеры төзүгә 185 миллион 735 мең сум акча бүленә.

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев "Саулык саклауны үстерү" милли программасына ярашлы, төбәкләр арасында саулык саклау объектларына бирелгән аксаның адреслы бүленешен раслады. Диспансерның хирургия корпусын төзүгә акча федераль бюджеттан бүленә, тип хәбәр итә Республика клиник дәваханәсе. Монда төзелеш 2017 елның сентябрендә республика хакимияте заказы буенча башлана. Яңа корпус быел беренче яртыеллыҡта файдалануга тапшырылачак. Объектның гомум бәясе якынча 1,65 миллиард сум, шуның 781 миллион сумы - төзелеш-монтаж эшләренә, 741,7 миллион сумы җиһазлар сатып алуга юнәлтеләчәк.
Башинформ.
Читайте нас: