Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Медицина
9 гыйнвар 2020, 12:00

БУШЛАЙ МЕДИЦИНА ЯРДӘМЕНДӘ ҮЗГӘРЕШЛӘР БАР

Яңа елдан мәҗбүри медицина иминияте (страховкалавы) системасына үзгәрешләр кертелә. Атап әйткәндә, бушлай медицина ярдәме программасына яман шеш белән чирлеләр өчен мөһим процедуралар кертелә.

Бөтенрусия страховкалаучылар союзы эксперты Сергей Шкитин түбәндәгеләрне бәян итә.
Беренчедән, мәҗбүри медицина иминиятенең база программасына конформ нур терапиясе керәчәк. Әлегә кадәр ул бюджеттан бүленгән (ассигновать ителгән) акчалар исәбенә үткәрелә иде.
Яман шеш белән чирләмәүчеләр КТ, МРТ кебек диагностик чараларны элекке кебек 30 көннән соң түгел, ә 14 көннән үтә алачак. Онкологик чирле пациентлар 7 көннән соң үтә ала, әлегә кадәр бу срок 14 көн иде.
Яман шешкә шик барлыкка килгәннән соң ким дигәндә өч эш көнендә онкологка беренче күренү башкарылырга тиеш. Моннан тыш, онкологик чирлеләр өчен УЗИ, ЭКГ һәм башка диагностик чаралар вакыты да 14тән 7 көнгә кадәр кыскара.
Икенчедән, бу елдан башлап, яман шеш белән авыручылар мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медик-генетик тикшерүләр үтә алачак.
Өченчедән, хәзер УЗИ, КТ һәм МРТны поликлиникалар билгелиячәк. Чөнки бу чараларны үткәрү факты буенча түләүләр аларга барачак. Әлегә кадәр поликлиникалар кеше башына карап финансланды, нәтиҗәдә кайсыбер очракларда йөрәк-кан тамырлары системасына УЗИ (шул исәптән эхокардиография, брахеоцефаль артерияләргә УЗИ), КТ, МРТ, медик-генетик тикшерүләр үтә дә мохтаҗлык булганда гына үткәрелде. Бу хәл функциональ диагностика бүлегенә җибәрелүе мөмкин булган пациентлар санының ясалма азаюына китерде.
Дүртенчедән, мәҗбүри медицина иминиятенең яңа кагыйдәләре буенча, фельдшер-акушер пунктлары, поликлиника күзлегеннән чыгып түгел, ә теркәлгән халык исәбе буенча финансланачак. Элек ФАПлар бердәм финансланды.
Бишенче яңалык страховкалаучы оешмалар эшчәнлегенә кагыла. Элек билгеле бер территориядә страховкасы булганнарның читкә чыгып киткәндә хокукларын территориаль фонд яклый иде. Хәзер мондый пациентлар өчен страховка компаниясе җаваплы булачак.

https://ilishmayak-t.rbsmi.ru

Читайте нас: