Якты юлдан
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Медицина
19 декабрь 2019, 12:05

Хезмәтләндерүне көтү вакыты кыскарачак

Башкортстанның 110 медицина учреждениесендә электрон чиратны оештыру өчен 143 комплект алдылар. Җиһазлар монда сәламәтлек саклауда бердәм санлы контура булдыруга юнәлтелгән төбәк прпограмманы тормышка ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде. Бу проект “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, бу терминаллар медицина оешмаларына килүчеләрнең хезмәтләндерүгә чират көтү вакытын кыскартырга ярдәм итәчәк. Терминаллар электрон полисларны укый да, хәтта, сканерлый да ала.
Әйткәндәй, полисны һәрвакыт үзең белән йөртмәс өчен, аны телефоныгызга фотога төшереп алырга һәм сакларга мөмкин, система штрих-кодны идентификацияли. Гомумдәүләт проекты кысаларында медицина учреждениеләрен мондый терминаллар белән тәэмин итү 2020 елгача дәвам итәчәк.
https://ashkadarskie-zori-t.rbsmi.ru
Читайте нас: