Якты юлдан
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Медицина
19 декабрь 2019, 13:30

Дәваханәләр ашыгыч ярдәм машиналары алды

Мондый мөмкинлеккә республиканың 12 дәваханәсе ия булды.

Башкортстанның 12 дәваханәсенә яңа ашыгыч ярдәм машиналары бирелде. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Машиналар наркоз-сулыш алу, реанимация җиһазлары, электрокардиограф, носилкалар, дефибриллятор, җылытылган юрганнар һәм башка кирәкле приборлар белән җиһазландырылган.
Әлеге максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.
Баймак, Белорет, Бәләбәй, Бөрҗән, Бүздәк һәм Дүртөйле районнары үзәк дәваханәләренә, Нефтекама, Салават, Стәрлетамак, Сибай һәм Октябрьский шәһәр дәваханәләренә – берәр, Ишембай үзәк дәваханәсенә ике автомобиль юл алды.
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: