Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Медицина
19 декабрь 2019, 11:15

2020 елдан башлап бушлай дару

Русиядә кан тамырлары белән бәйле чирлеләргә бушлай дару бирә башлыйлар.

Инфаркт, инсульт, йөрәкләренә операция кичерүчеләр бушлай дарулар ала башларга тиешләр.
Бу турыда сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде дип хәбәр итәТАСС.
“2020 елдан кан тамырларының кискен тайпылышы авыруларын кичерүчеләр – кискен коронар синдромы, миокардның кискен инфаркты, инсульт, кан тамырларына һәм йөрәкләренә операция үткәрүчеләр бушлай дарулар белән тәэмин ителә башлый”,- диде министр закон чыгаручылар советында. Русия халкы бушлай даруларны кан тамырлары авырулары ачыклану белән 2 ел дәвамында алачак дип тә өстәде Скворцова. Мондый чиргә тарырга язмасын дисәк тә, кызганычка каршы, бәла агач башыннан түгел – адәм башларыннан йөри шул. Менә шуларны уйлаганда, бик урынлы ярдәм булачак бу.
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: