Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Медицина
18 декабрь 2019, 11:45

Дәваханәләргә яңа автомобильләр

Республиканың 12 дәваханәсенә яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре бирелде.

Машиналар заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. 16 декабрь көнне, УАЗ шассие базасында ашыгыч ярдәм машиналары тапшырылды. Машиналар сулыш алу җиһазлары, реанимацион җыелмалар, электрокардиограф, носилкалар, дефибриллятор, җылытылган юрганнар һәм башка кирәкле приборлар белән җиһазландырылган. Әлеге ашыгыч ярдәм машиналары Баймак, Белорецк, Бәләбәй, Бөрҗән, Бүздәк һәм Дүртөйле район үзәк дәваханәләренә һәм Нефтекамск, Салават, Стәрлетамак, Сибай, Октябрьский шәһәр дәваханәләренә тапшырылды. Ишимбайның үзәк дәваханәсенә ике машинаны озатылды.
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: