Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Медицина
18 декабрь 2019, 13:25

Дәваханәләрдә “тере чиратлар” кимүгә бара

“Сәламәтлек” милли проекты кысаларында нинди үзгәрешләр булыр?

Башкортстанның 110 медицина учреждениесе электрон чиратлар өчен 143 комплектка ия булды. Бу хакта БР Сәламәтлек министрлыгы хәбәр итә.
Бу җайланмаларны куллану пациентлар белән эшләгәндә чиратларны тәртипкә салырга ярдәм итәчәк. Мәгълүмат терминаллары ОМС полисларының штрих-кодларын уку өчен карта-ридерлар белән тәэмин ителгән. Пациентларга хәзер үз мобиль җайланмаларында ОМС полисы фотосын саклау да җитә — терминал штрих-кодны таный һәм аны системада терки. Киләсе елда электрон чират корылмалары республиканың башка медицина учреждениеләренә дә куелачак.
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: