Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Медицина
1 декабрь 2019, 16:20

Яңа корылма эшне җиңеләйтәчәк

Шушы көннәрдә республика онкология диспансерына наркоз бирү-сулыш алдыру аппараты кайтарылды.

Ул үпкәләргә ясалма сулыш алдыру, шул ук вакытта пациентның наркоз халәтенә керүен һәм аның баш мие эшчәнлеген контрольдә тоту өчен мөһим.
Диспансерда эшләүче табиб-онкологлар әйтүенчә, яңа аппарат операцияләрне пациентлар һәм персонал өчен зур уңайлылык белән үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Беренче чиратта ул анестезиолог эшендә ярдәм итәчәк.
Шундый корылманы сатып алу “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкин булды. 2019 елда яман шешкә каршы көрәш максатына Башкортстанда 1,8 миллиард сум акча бүленгән.
https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: